Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КАНГА СЕҢГӘН ҺӨНӘР

5 май агач утырту көне буларак игълан ителгән иде. «Яшел Үзән» журналистлары да әлеге игелекле акциягә кушылды.

Шушы көннәрдә Әйшә урман участогында 4100 чыршы һәм 1300 каен утыр­тылды.
– Безнең тәҗрибә урманчылыгы. Без төрле тәҗрибәләр белән шөгыльләнәбез һәм агачлар утыртканда да аларны кулланабыз. Шуңа, урманны күзәтү нәтиҗәсендә, катнаш урман утырту күпкә отышлырак дигән карарга килдек. Ул төрле авыруларга сирәк бирешә. Бүген, мәсәлән, ике рәт чыршыны бер рәт каен белән аралаштырып утыртабыз. Буразналар арасы 3,3 метр, утырту адымы бер метр тирәсе, – дип аңлатты Әйшә урман хуҗалыгы участковые Рәис Закирҗанов.
Бу ике көндә 1,5 гектар урман утыртылды. Өстәмә 15 процент тагын көзен утыртылачак.
Яшел Үзәннең урамнары да шулай ук яшелләндерелде. Карл Маркс, Гоголь һәм Столичная урамнарында маньчжур чикләвеге, юкә һәм нарат аллеялары барлыкка килде.
– Карл Маркс урамына маньчжур чикләвеген утыртуны без инде узган ел ук башлаган идек, – дип сөйли Яшел Үзән муниципаль районының баш агрономы Наталья Ячанова. – Көзен утырткан барлык үсентеләр дә тернәкләнгән һәм бөре чыгарды. Бу агач бик купшы ябалдашлы һәм 30 метр озынлыкка үсәргә мөмкин. Маньчжур чикләвегенең яшәү озаклыгы 200-250 ел.
Агачлар утыртуда торак-коммуналь хуҗалык департаменты хезмәткәрләре генә түгел, ә үз шәһәрен яратучы яшел үзәнлеләр дә катнашты.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск посадка леса 5 мая

2
X