Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кан басымын үлчәгәндә җибәрелә торган хаталар  

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан Җир йөзендә бик күп кеше үлә. Һәм кан басымын  даими контрольдә тоткан очракта, үлемне кисәтеп була, диләр табиблар. Әмма тонометр белән кан басымын исәпләгәндә кеше бик күп хата лар җибәрә. Әгәр дә кан басымын дөрес үлчәсәгез, табиблар сезгә бәлки дару  да билгеләмәс. Сезнең игътибарга  Америка  йөрәк ассоциациясенең  (American Heart Association) җиде киңәшен тәкъдим итәбез.

-Кан басымын үлчәгәнче туалетка кереп чыгыгыз. Тулы сидек  куыгы кан басымын 5-10 пунктка югары күрсәтә.

-Аркагыз урындык  аркасына тиеп торырга,  аяклар идәндә торырга тиеш.  Болар үтәлмәгәндә  кан басымы 6-10 пунктка югары булачак.

-Бер аягыгызны икенчесенә атландырып куймагыз, шулай эшләсәгез, кан басымы 2-8 пунктка югары булачак.

-Манжет кидерелгән кул өстәл өстенә куелырга тиеш. Әгәр кул асылынып торса  яки тиешле урынга куелмаганда  кан басымы шулай ук 10 пунктка югары була.

-Манжет ялангач беләккә кидерелергә тиеш. Кием өстеннән кидерелгән очракта кан басымы 5-50 пункт югары булачак.

-Манжет размеры да мөһим.  Әгәр ул кечкенә икән, кан басымы 2-10 пункт югары булачак.

-Кан басымын үлчәгәндә  сөйләшмәскә кирәк.  Сөйләшкәндә кан басымы 10 күрсәткечкә югары була.

 

Фото: http://vekzhivu.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X