Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселманнарга мөрәҗәгате

Хөрмәтле хәзрәтләр, мөхтәрәм җәмәгать! Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясенең кискен таралып китүе куркынычы әле һаман да саклана.

Мәчетләрне моның сәбәбе булудан саклыйк! Шуңа күрә җомга намазларын вәгазь уку белән бергә 10-15 минуттан да арттырмыйча тәмамларга чакырам. Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм.

Һәм кабат исегезгә төшерәм: мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланыгыз! 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә. Сакланганны Аллаһ саклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев