Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Камил безнең ярдәмгә өметләнә

Бала. Балам. Сабыем. Нарасыем. Үз йөрәге белән янәшә тагын бер кечкенә йөрәге тибә башлауга, ана бу сүзләрне күңеленнән кат-кат кабатлый. Тугыз ай карыныңда йөртеп, дөньяга китергән сабыеңны кочагыңа алулар, борынын күкрәгеңә төртеп, йотлыга-йотлыга сөт имгән балаңны күрү, бөек Ана исемен йөртү. Бәхет өчен күп кирәкми.

Язмышның кырыс җилләре сабыеңны читләп үтмәвен аңлау – ата- ана өчен бөтен яклап: физик яктан да, рухи яктан да сыналудыр ул. Үз сәламәтлегең, үз гомереңне бирер­дәй буласың. Ләкин, үзеңдә көч табып, нәкъ менә сабыеңның якты, сәламәт, бәхетле киләчәгенә ышанып, алга таба яшисең. Сабырлыгың бетеп, кулларыңны түбән төшерер булганда да, сиңа, өметле киләчәк чагылган карашы белән карап торган сабыеңны күргәч, туктап калган җиреңнән, алга таба атлап китәргә көч табасың.
Кайсы гына ата-ана баласына саулык һәм бәхет теләми икән? Кызганыч, көтеп алган сабыйларның сәламәтлеккә туенып җитмәгән очраклары да бар. Һәм алар аз түгел. Бүген төрле дәвалануга мохтаҗ сабыйлар бик күп. Әмма бу курсларның күбесе гади кеше күтәрә алмаслык дәрәҗәдә кыйммәт. Шуңа да ярдәмгә мохтаҗ сабыйлар өчен хәйрия концертлары оештыру бик тә кирәкле гамәл. «Изгелек – җирдә ятмый» диелә халык мәкалендә. Һичшиксез, чын йөрәктән эшләнгән игелекләребез, мохтаҗларга – ярдәм, үзебезгә савап була.
Октябрьнең бер кичендә Олы Яке мәдәният йортында Сәйфетдинов Камил Айдар улына дәвалану өчен ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты уздырылды. «Тормышка өмет белән» дип исемләнгән әлеге чарада Айгөл Бариева, Нияз Сафиуллин, Айдар Сәрваров һәм башка яшь артистлар катнашты. Шәһәр артистларының сәхнәдә әйткән: «Кечкенә Камилебез, киләсе елларда без концерт белән кайтканда, шушы сәхнәдә йөгереп йөрсә иде», – дигән сүзләре Аллаһ Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килсә иде. Зал тутырып килгән халыкны күргәннән соң, шәфкатьлелек җир йөзендә бар һәм халыкның күңелендә изгелек яши дигән нәтиҗә ясарга мөмкин иде.
Ике яшьлек Камилнең киләчәге өметле. Ул да, иң беренче тапкыр күзләрен ачып, аваз салганда, «Яшәр өчен килдем» дигәндер! Бүген исә ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. Казан табиблары Камилне аякка бастырырга була дип әйтә. Әлегә моның өчен бик озак вакыт (7 айдан артык) тернәкләндерү курсларын узарга кирәк. Дәвалануның бер көне генә дә 3500 сум тора. Туасы сабыйларыбыз сау-сәламәт булсын иде. Тормышка өмет белән караучы Камилгә саулык, Сәйфетдиновлар гаиләсенә сабырлык телибез!
Концертны оештыруда катнашкан барлык хезмәткәрләргә, шәһәрдән авылга кайтып концерт куйган артистларга, ярдәм кулы сузган халыкка, һәр изге күңелле кешеләргә Сәйфетдиновлар гаиләсенең рәхмәте чиксез.

Газета укучылар арасында да язмам герое язмышына битараф калмаучылар табылыр, бәлки. Моның өчен бары тик 4276620042238331– Сбербанк картасына акча салырга мөмкин. Шулай ук ярдәм итәргә әзер булучылар Камилнең әнисенә 89397353166 телефон номеры аша шалтырата ала.

 

Гөлүсә Зарипова.
Олы Яке

Фото: kardiodok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: