Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кальян тарту зыянлы икәнен беләсезме?

Хәзер, кызганычка, кальян тарту да модалы тренд буларак кертелә башлады. тик чынлыкта, ул сәламәтлек һәм тәмәке тартучыларга да, тирә-юньдәгеләргә дә бик зыянлы.

Кальян тарту техникасы гадәти тәмәке тарту белән чагыштырганда төтенне тирәнрәк сулауны күздә тота. Кальянның 1 сәгате 100 тәмәкегә тиңләнә.
Моннан тыш, кальяндагы күмер 600-650 градуска кадәр кыза һәм төтен белән бергә тәмәке тартучының үпкәсенә никотин гына түгел, ә башка куркыныч матдәләр дә: ис газы, бензин(а)пирен, котинин, формальдегид, авыр металл тозлары, кургаш, бериллий, хром, кобальт, никель, мышьяк һәм башка химик кушылмалар да керә.
Шуны истә тотарга кирәк, үпкәләргә керә торган матдәләр арасында бигрәк тә бенз(а)пирен канцероген һәм онкологик авырулар сәбәбе булып тора.
Коръәндә тәмәке турында әйтелмәгән, ул гөнаһ түгел дип уйлаучылар бар. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисе бар: «Көлли исрафун хәрамун». Һәр исраф кылу – хәрам, дигән сүз. Тәмәке – исраф ул. Акчаны, гаиләңнең хакын җилгә очыру, яндыру. Икенчедән, Аллаһ Тәгалә безгә сәламәтлекне әманәт итеп биргән. Аны саклау – безнең бурыч. Ә тәмәке тартучы Аллаһ биргән сәламәтлеген исраф кыла. Өченчедән, Аллаһ безгә һаваны да әманәт итеп биргән. Һава безгә сулар өчен бирелгән, ә без аны тәмәке төтененә исраф итәбез.


Үзебезне саклыйк һәм сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев