Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КАЛӘМЕМ СИНДӘ ЧАРЛАНДЫ, «ЯШЕЛ ҮЗӘН»

Мин, Роза Хәмидуллина, 1962 елның 14 октябрендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында тудым.

Туган авылымда сигезьеллык, күрше Норлатта унъеллык мәктәптә белем алдым. Алабуга мәдәни-агарту көллиятен һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамладым. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Район газетасы белән дуслыгым балачактан башланды. Гаиләбез, гомер-гомергә вакытлы матбугатны өйгә алдырды. Әнинең кышкы озын кичләрдә газетадагы матур, гыйбрәтле язмаларны безгә кычкырып укуы хәзер дә исемдә. Районыбызда чыгып килүче газета, баштарак «Идел ягы» дип аталып, соңрак «Яшел Үзән» диеп исемен үзгәртсә дә, аңа карата мәхәббәтем сүнмәде, киресенчә көннән-көн арта гына бара. Газетага чиксез рәхмәтлемен, чөнки алар мине райондашларым белән очраштырып тора. Хикәя язсам да, нәсер, шигырьләремне дә тиз генә аларга җибәреп, укучыларга ишеттерәсем килә. Ә алар һәрвакыт игьтибарлы, рәхмәтле, һәрдаим бастырып килә.

Хезмәт юлымны 1980 елның гыйн вар аенда Яшел Үзән район мәдәният идарәсе хезмәткәре булып башлап җибәрдем. Мәдәният хезмәткәрләре эшләмәгән эш юктыр ул. Бүгенгедәй хәтеремдә, февраль аенда ук мине, бер төркем язучылар белән, район авылларына чыгарып җибәрделәр. Иң беренче зур сәхнәгә чыгуым шул елда башланды, ә кемнәр белән диген син? Әдәбиятыбыз аксакаллары – язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Фаил Шәфигуллин, Рәшит Гәрәйләр белән. Инде өчесе дә мәрхүмнәр. Бу очрашу мизгелләре минем күңелемдә һәрвакыт яши. Аның никадәр бәһале, дәрәҗәле булуын мин әле генә аңладым кебек. Ул вакытта, районыбыз мәдәният йортларында язучылар белән очрашулар үткәреп, атнадан артык йөреп кайттык.

Һәрберсе талант, үзләре бер тарих булган шәхесләр белән сөйләшеп, сүзләр бетмәде. Бу дуслык җепләре озакка сузылды. Шул елларда, беренчеләрдән булып, якташым – язу чы Фаил абый миңа, син язарга тиеш, дигән сүзне әйтте. Тере язучыны моңа кадәр күрмәгәнлектән, аның үзеннән шундый сүзләрне ишетү, дөресен әйтәм, куркуга салды. Язу..., әдәби әсәр язу, моңа кадәр минем уема да кереп чыкканы булмады. Ләкин Фаил Шәфигуллин безнең арабыздан бик иртә китеп барды. Язган хикәяләремне аңа күрсәтү бәхете тәтеми калды. Ә сүзләрен хәтеремдә гел яңартам...

Аннан соң районыбыз кырларында язгы чәчүләр башланды. Мәдәният идарәсенең әлеге темага каратып бизәлгән автобуслары белән йөрдек. Бер төркем талантлы кыз-егетләр, махсус әзерләнгән план белән, иртә-кичне белми, чыгыш ясадык. Шулай булды... иртә-кич онытылды... Бервакыт «Искра» колхозына (рәисе Ә.С.Гобәйдуллин иде), чәчүчеләрнең кичке ашлары вакытында чыгыш ясарга соңга калдык. Безне бераз гына кәефе кырылган рәис каршы алды. Кызлар, иртәгә иртәнге биштә, гаражда көтәбез, диеп, җиңел машинасына утырып китеп барды. Җитәкче сүзе закон булды, иртәнге сәгать биштә, без аталган урында идек инде, чыгыш ясадык. Мондый очраклар да истә саклана.

Мәдәният хезмәткәрләреннән башка район савымчылар ярышы да, пешекчеләр арасындагы бәйгеләр дә, язгы-чәчү, көзге-уңыш алу чорлары да, амбарларга беренче җыелган икмәкне тантаналы тапшыру да, төрледән-төрле слетлар, фестивальләр, әдәби кичәләр, «Нәүрүз», «Сабантуй», «Кыш озату» һ.б. бер чара да үтмәде. Хәзер дә шулай...
Район күләмендә оештырылган ярыш, бәйгеләрдә 1980 елларда «Зеленодольская правда» газетасында үзхәбәрче булып эшләүче Венера Якупова (бүгенге көндә «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире) бик күп очракта безнең белән йөрде. Ул, һәрбер үткән чара хакында язып, фотосурәтләр белән баетылган язмалар газета битләрендә басылып торды.

Беркөнне, районда бервакытта ике чара булу сәбәпле, Венера Якупова мәдәният идарәсенә шалтыратып, үзенең берсендә була алмавын хәбәр итә һәм, кичә турында Роза язсын, ди. Мәктәп елларында сочинениедән башка нәрсә язмаган кеше буларак, мин башта куркып калдым. Чара үткәннән соң язып, редакциягә кертеп бирдем. Венераның мактаганы исемдә, булдыр гансың, продолжай..., диде кебек. Газета белән дуслыгым шул елларда тагын да ныгып китте, язмаларым газета битләрендә күренә башлады. Өй архивында, ул елларның истәлеге булып, мәкаләләрем саклана. «Икмәк булса – җыр да була», «Икмәк – күңел көрлеге» һ.б. исемнәр белән, «Родина» мәдәният йортында эшләп килүче «Чулпан» ансамб ле эшчәнлеге турында язган мәкаләләр дә, фотосурәтләр басылган газеталар да бар анда.

Бүгенге көндә, минем каләмем, чын-чынлап, «Яшел Үзән» газетасы битләрендә чарланды, диеп курыкмый әйтә алам. Хезмәт юлымның иң башында, мине язмыш мәрхәмәтле, ачык, үз эшенең осталары белән очраштырганга, аларның һәрберсенә рәхмәтлемен.

Язмыш җилләре мине 1984 елдан алып, районнан читтә, Яр Чаллы шәһәрендә яшәтә. Шулай булса да, укучыларым, сез моның шаһитләре, газетадан аерылырга теләгем юк.
Минем иҗат җимешләремнән, беренчеләрдән булып, сез авыз итәсез. Бүгенге көндә «Чаллы язучылар иҗаты» сериясе кысаларында шәһәрдә яшәп иҗат итүче әдипләрнең биобиб лиографик күрсәткечләрен төзү белән шөгыльләнәм. «Ләйсән тамчылары», «Ләйсән» – моңлы бишегебез», «Моң дулкынында», «Әдәби Чаллы», «Илһам биргән җирем» күмәк җыентыкларын төзүчеләрнең берсемен. «Сиңа илтә юлларым», «Китапханә сәхнәсе», «Күңелем җырлый», «Алмалы чак» китаплары авторы.

Кадерле дусларым, газета битләренә мәкаләләр языгыз, районыбыз «Яшел Үзән» газетасына язылыгыз, киләчәктә вакытлы матбугат битләрендә очрашканга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев