Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Какая то фигня!": җырчы Алсу татар теленә өйрәтә

Җырчы Алсу журналистка Ксения Собчакны татар теленә өйрәтергә тырышып карады. Әңгәмә барышында артистка Собчакка "Мин сине яратам, кәҗә бугы ашатам" дигән гыйбарә кулланып мөрәҗәгать итте.

Алсу сөйләгәнчә, тыштан караганда татар кызына ошаган, чөнки әнисенә бик охшаш. Ул билгеләп үткәнчә, кайвакыт әти-әнисе татарча сөйләшә, бигрәк тә кемдер сүзнең нәрсә турында барганын аңлавын теләмәгән очракларда. 


- Балачакта, хәтерлим, балалар аңламасын өчен, алар татарча әрләшә иделәр. Әти еш кына акчаны татарча саный. Бу инде балачактан калган гадәт, күрәсең", - дип сөйләде җырчы. 

Собчак Алсудан ул татарча сөйләшә аламы дип сорады. 

"Ксения, мин сине яратам, кэжэ бугы ашатам", - диде артистка, ләкин гыйбарәне тәрҗемә итүдән баш тартты. 

"Белмим, ниндидер сафсата!"(«Не знаю, какая-то фигня!») - дип шәрехләде Собчак.

Аннары журналистка гыйбарәне кабатларга тырышып карады. 
Алсу шулай ук әңгәмәсендә кызының "Голос" тапшыруында җиңүе өчен тавышлар сатып алуын таныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев