Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каюм Насыйри укулары рухландыра

Шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә оештырылган һәр чарага теләп, зур кызыксыну белән барабыз.

Чөнки һәммәсе дә югары дәрәҗәдә, киң колачлы итеп үткәрелә.

Һәр халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы уллары, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдипләре була. Каюм Насыйри – татар халкының әнә шундый олы хөрмәтенә лаек булган күренекле мәгьрифәтче галиме. Быел якташыбызның тууына 199 ел тулды. Рес­публика белән зур юбилеен каршы алырга әзерләнәбез. Ә Яшел Үзәндә исә, бөек галимне хөрмәтләп, Каюм Насыйри исемендәге XXII Халыкара яшьләр фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Ул ТР Мәгариф министрлыгы, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе ярдәмендә оештырылды.

Төрле сәбәпләр белән бәйле, соңгы берничә елда әлеге конференция узмады. Нәрсә булды икән дип, аптырабрак та йөрдем. Ачык йөзле укытучылары, мәктәп директоры, Миләүшә ханымны әйтәсе дә юк... Сагындырды! Мин инде Миләүшә Лотфулловна шалтыраткач, сөенеп куйдым. Яшел Үзәнгә ел да шатланып киләм, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты конференциянең жюри әгъзасы һәм хөрмәтле кунагы КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнегулов.

Бик күп кунаклар килгән, аларның соклану катыш җиткерелгән җылы фикерләренә онлайн элемтә аша Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Ташкент, Санкт-Петербург вәкилләре дә кушылды.

Гомумән, 10нчы гимназия башлап җибәргән конференция инде менә ничә еллар дәвамында катнашучылар территориясен арттырып, респуб­лика шәһәр һәм районнарын колачлап кына калмыйча, чит төбәкләргә дә чыкты.

– Быелгы конференциягә үзенә күрә бер дулкыну хисләре белән тырышып әзерләндек. Пенза, Самара, Әстерхан, Курган, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Ульяновск, Башкортстан, Чувашстан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркиядән өч йөздән артык вәкил катнашты. Бу безнең өчен зур дәрәҗә. Конференция дәвамлы булып, яшьләребезне берләштерсен иде, –
дип сөйли 10нчы гимназиянең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова.

Каюм Насыйри бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, милләтләр дуслыгын пропагандалаган, музыка коралларын, халык җырларын яраткан һәм таныткан шәхес. Боларның барысы да конференциянең ачылыш тантанасында яктыртылды. Укучылар, шулай ук Казаннан килгән «Риваять» этно-төркеме чыгышы кунакларны әсир итте.

Конференция эше секцияләрдә дәвам итте, күпме фәнни-тикшеренү эшләре тыңланды, укучылар һәм студентлар хезмәтенә бәя бирелде. Гомумән, бүгенге яшьләргә, бер калыпка салып, берни белән дә кызыксынмыйлар дип, бәя бирү дөрес булмас иде. Андый фикер йөртүчеләргә Яшел Үзәнебез мәктәпләрендә уздырылучы конференцияләргә килеп, укучыларның чыгыш­ларын тыңларга киңәш итәм. Туган як тарихы, аның билгеле шәхесләре, халкының яшәеше белән кызыксынучылар, шөкер, күп. Һәм алар нәкъ менә шундый чаралардан үзләренә рухи азык алып, киләсе конференцияләрдә катнашу теләге белән рухланып кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев