Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайда тәгәри дөньясы: яшүсмер подъезда 86 яшьлек картны талаган

02.09. – 08.09. атнасында эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән.

Шуларның 29ы - шәһәрдә, 8е – районда булган. 18 җинаять ачылган, барысы да «кайнар эздән». 2 талау, 1 үтерү, 1 уйлап сәламәтлеккә авыр зыян салу, 17 урлау, 1 коралсызландыру, 12 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Карамалы Тауда яшәүче 39 яшьлек, моңа кадәр дә хөкем эскәмиясендә утырган ир, кинәт килеп чыккан низаг вакытында, Әстерханда теркәлгән 40 яшьлек беркайда да эшләмәүче танышының аркасына пычак кадаган һәм ул алган ярасыннан вакыйга урынында җан биргән.

Баш мие җәрәхәте белән 56 яшьлек васильеволыны район үзәк хастаханәсенә алып киләләр һәм аннан Казан шәһәренең 7нче номерлы хастаханәсенә госпитализацияләнә.

Ленин урамында көч кулланып, 40 яшьлек яшел үзәнленең җиде мең ярымлык телефонын талап алуда беркайда да эшләмәүче, элек тә хөкем ителгән 29 яшьлек яшел үзәнле шикләнелә.

Шәһәребезнең Төзүчеләр урамындагы йорт подъездында 86 яшьлек картны куркытып, 17 яшьлек василь­еволы ачыктан-ачык аның банк, кибет һәм транспорт карталарын талап алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев