Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кагыйдә үтәп, ЮХИДИ белән дуслашам

12 апрельдә Россия эчке эшләр органнары ветераннары көне алдыннан Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге буенча рәсем конкурсында катнашучыларны котлау булды.

Бу елның гыйнварында мәктәп укучылары  педагоголар һәм директор Сергей Царев белән  Яшел Үзәндәге милиция тарихы музеенда булдылар һәм анда эчке эшләр органнары тарихы белән таныштылар. Балалар белән очрашуда 32 ел стажлы ЮХИДИ ветераны 1994 елдан алып 1999 елга кадәр ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе булган отставкадагы подполковник Виктор Разумнов катнашты.  Ул үзенең бүлекчәсе тарихы турында сөйләп, “Юл йөрү кагыйдәсе үтәп, мин ЮХИДИ белән дуслашам” дигән юл иминлеге буенча рәсемнәр конкурсы уздыру инициативасы белән чыкты.

Өч ай буе мәктәп укучылары ЮХИДИ тарихына, юл йөрү иминлегенә багышланган конкурска  эшләр тапшырды. Иң яхшы рәсемнәрне Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге ветераннары җыелышында сайлап алдылар. Нәтиҗәдә 12 апрельдә ветераннар советы рәисе Алексей Карин һәм совет әгъзасы Виктор Разумнов  20 актив катнашучыны бүләкләде. Призларны “БДД” ГБУ Яшел Үзән бүлеге бирде.

Сәнгать мәктәбенең педагогия коллективы хокук сакчыларының инициативасын яклап чыкты һәм яшь буынга алар белән хезмәттәшлекнең уңай тәэсир ясавын таныды.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск гаи награждение Соблюдая ПДД, я дружу с ГИБДД день ветеранов ветеран ГИБДД органы внутренних дел России детская художественная школа конкурс рисунков педагогический коллектив воспитание