Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле Яшел Үзән халкы һәм кунаклар! 9 Май бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Җиңү Көне – илебезнең һәр кешесе өчен мөһим һәм дулкынландыргыч бәйрәм.

Без аны бүгенге көндә данлык­лы Ватаныбызны саклаучыларга, үзләрен аямыйча, батырларча фронтта һәм фидакарь тырышлыгы белән тылда көтеп алынган Бөек Җиңү көнен якынайтучыларга тирән хөрмәтебезне белдерү буларак билгелибез.
Бу безне берләштерүче һәм сынаулар алдында җиңелмәс итүче дата. Өлкән буыннар яулаган Җиңү бүген дә безне яңа казанышларга илһамландыра, рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз – 1941-1945 елларда Ватанны фашистлардан саклаган бабайларының курку белмәс, батыр йөрәкле лаеклы оныклары.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, баш өстендә тыныч күк йөзе һәм илебезнең яхшы киләчәгенә бетмәс-төкәнмәс ышаныч телим.Бөек Җиңү көне белән!

Иван Соловцов,
«КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы» АҖ филиалы директоры Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев