Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле ветераннар, хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Сталинградтан Берлинга кадәр иң аяусыз һәм канкойгыч юлларны узган әтиләребез һәм бабаларыбыз сугыштан соңгы буыннарга бүләк иткән тынычлык һәм ирек – бүген илебез яшәгән барлык нәрсәнең нигезе. Әлеге сугышның ялкыны һәр гаиләне ялмады, әмма батырлык, ышаныч һәм халкыбызның фронттагы һәм тылдагы бердәмлеге фашизмның кара көчләрен җиңеп, алардан Ватаныбызны һәм европа илләрен азат итте.

Безгә, шул каһарманнарның балалары һәм оныкларына Ватанны саклау, халкыбыз өчен хезмәт итү, Бөек Җиңү байрагын еллар аша намус һәм горурлык белән йөртү васыять ителгән.

Ветераннарның сафы сирәгәя, әмма аларның исемнәре һәм батырлыклары рәхмәтле буыннар хәтерендә мәңге сакланыр.
Ихлас күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга озак елларга тынычлык, изгелек, мул тормыш, сәламәтлек һәм бәхет телим.

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев