Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән 9 Май – Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Һәр халык язмышы тарихында беркай­чан да онытылмаячак даталар бар. 1945 елның маеннан бирле ничә ел узуга карамастан, барыбыз һәм шул исәптән илебезнең яңа буыны да, аның явызлык һәм фашизм өстеннән гаделлекнең бөек җиңүе булуын онытмый.
Кешеләр күңелендә хәтер һәрвакыт яшәячәк һәм туган иле иреге өчен гомерен биргән һәркемнең исемен саклаячак. Безнең йөрәкләрдә ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә, илебезне сугыштан соңгы җимереклекләрдән һәм көлдән күтәргәннәрнең батырлыгы алдында тирән хөрмәт һәм рәхмәтләребез чиксез. Сезнең ул еллардагы фидакарьлек бүгенге катлаулы заманда бик төпле нигез һәм үрнәк булып тора.

Бүген ир-егетләребез илебез иминлеген саклап, бабайларының батырлыгын кабатлый.

Хөрмәтле якташлар! Әлеге бәйрәм һәм тантана көне уңаеннан ихлас күңелдән нык сәламәтлек, иминлек телим. Ватаныбыз күге һәрвакыт тыныч һәм аяз булсын!

Евгений Жирков,
«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев