Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле укучыларыбыз, абунәчеләребез!

Алдагы язылу кампания сеннән ярты ел узды.

Мин газетабызның күптәнге һәм, әлбәттә инде, яңа дуслары бызны сәламлим. Ә без күбәйдек! Һәм бу «Яшел Үзән» хезмәткәрләренең Яңа ел каникулларыннан соң эшкә чыккач алган иң шатлыклы яңалык. Хәер, бәйрәмнәрдә дә без аерылгысыз булдык. Һәр көн социаль челтәрләрдә һәм безнең сайт битләрендә бергә идек, моның өчен мин сезнең һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Безгә ярдәм күрсәтүен дәвам иткән һәркемгә, район башлыгы Михаил Афанасьевка, иганәчеләргә, хат ташучылар һәм авыл җирлекләре башлыкларына ихлас рәхмәтемне җиткерәм, алар аркасында без тиражны саклап кына калмыйча, арттыра да алдык – сез барыгыз да супер! Мәгариф идарәсе җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләре, чөнки Рәисә Афанасьева һәм Роза Сәлахова ярдәме белән, татар телен белүче һәм яратучы һәр укытучы яңа елдан башлап, Яшел Үзән районының бердәнбер татар телле газетасын укыячак, дип ышанам.

2021 елга планнарда – туган тел, шулай ук авыл темасына багышланган яңа рубрикалар ачу. Шәһәр турында да онытмабыз, чөнки быел газетабызны шәһәрдә алдыручылар саны да артты. Укучыларыбызның һәркайсына мөрәҗәгать итәм: языгыз, редакциягә шалтыратыгыз – сорауларыгызны бирегез, проблемаларыгыз турында сөйләгез, шатлыкларыгыз белән уртаклашыгыз һәм болар барысы да безнең «Яшел Үзән» битләрендә чагылыш табачак. Чөнки без – районыбызның көзгесе, без – һәркайсыгызның тормыш чагылышы, яраткан укучыбыз!

Миңа калса, бары тик ялкау гына узган ел катлаулы булды дип әйтми калды. Мин искәрмә түгел. Газета, шулай ук, шул таҗлы вирус аркасында үзенең күп дусларын югалтты. Һәм без аларны көн саен догаларыбызда искә алабыз, авыр туфраклары җиңел булсын. Хөрмәтле укучым, мөмкинлектән файдаланып, сезне Яңа ел белән котлыйм! Һәр гаиләдә барысы да сәламәт, муллык һәм зур бәхет булсын, сез аны якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән бүлешәчәксез.

Яратып, сезнең Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1016

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X