Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле дуслар! Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең күпмеңлек коллективы исеменнән сезне чын йөрәктән искиткеч бәйрәм – Шәһәр көне белән котлыйбыз.

Безнең һәрберебез өчен Россия – укыган, эшләгән, балалар үстергән, планнар корган кече ватаныбыздан башлана.
Һәр шәһәр – күңеле һәм йөрәге булып торган, хезмәт иткән, аны үстергән кешеләре белән яши. Яшел Үзәндә шәһәрне торгызуга һәм үстерүгә билгеле өлеш керткән хезмәт нәселләре аз түгел. Яшел үзәнлеләрнең күп буыннары ярдәме белән йортлар, мәдәни һәм социаль билгеләнештәге объектлар төзелде, урамнар һәм микрорайоннар үсеп чыкты. Яшел Үзәннең барлык ветераннары һәм хезмәтчәннәре алдында баш иябез. Кадерле ветераннарыбыз, тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз!
Бүген безнең яшь буынга мөрәҗәгать итәсе килә, чөнки яраткан шәһәребезнең киләчәк язмышы нәкъ менә сезнең кулларда. Сездән – бүгенге укучылардан һәм студентлардан, яшь белгечләрдән һәм эзләнүчеләрдән, инженер һәм эшчеләрдән, эшмәкәр һәм администраторлардан, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Яшел Үзәннең киләчәге тора. Нәкъ менә сезгә – яшьләргә үзеңнең интеллектуаль һәм иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен тулы ирек булган вакытта яшәү бәхете татыды. Сезнең Яшел Үзәнне таныта һәм миллионлы уңышлы шәһәргә әверелдерә алуыгызга чын күңелдән ышанабыз.
Шәһәр үсешенә горькийлылар да үзенең мөһим өлешен кертә. «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ Яшел Үзәннең элеккеге шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләрнең берсе һәм төп салым түләүче буларак, шәһәр хуҗалыгы эшенә бәйле, социаль өлкәне һәм халыкның тормыш сыйфатын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Без үз шәһәребез, тарихыбыз белән горурланабыз һәм аның үзгәрүен, үсүен телибез.
Кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек, туган шәһәребез хакына нәтиҗәле иҗади эшләр, яңа үрләр һәм хезмәт уңышлары, гаиләгезгә бәхет, иминлек телибез!

Александр Карпов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов, профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев