Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле дин кардәшләребез, бүген уразаның беренче көне һәм бәйрәмгә тиң шушы матур көн белән барыгызны да котлыйбыз

Чыннан да, бәйрәмгә тиң көннәр: ураза тотарга өндәү, изге гамәлләр башкару, зәкят түләү һәм мохтаҗларга сәдакалар бирү, тәравих намазлары, көндәлек ифтарлар, гает намазы һәм аз керемлеләргә ярдәм итү –болар барысы да Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла торган, күңелебез сорый торган гамәлләр.

Нәзарәттә 2024 елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеләнде:

  • 10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керде
  • Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча)
  • Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча)
  • Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум

 Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде

Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельдә. Ураза бәйрәме быел 10 апрельгә туры килә.

Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев