Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле Яшел Үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Сезне Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Җиңү көне күпмилләтле халкыбызның какшамас бердәмлеге, ныклык һәм батырлык, каһарманлык һәм Ватаныбызга чиксез мәхәббәт символына әверелде.
Бу көнне без буыннар өчен әхлакый ориентир, какшамас рух һәм ныклы иман үрнәге булган геройлар буыны батырлыгы алдында баш иябез.

Бөек Җиңү миллионлаган ватандашларыбызның гомере белән түләнде, алар арасында шәһәр һәм район халкы һәм безнең хезмәткәрләр дә бар иде. Бөек Ватан сугышы елларында 2800 горькийлы фронтка киткән, ә 830ы гына әйләнеп кайткан. 5 меңнән артык кеше – хатын-кызлар, картлар һәм балалар – көн-төн заводта эшләде – бронекатерлар, торпеда катерлары, көймәләргә каршы торучы кораблар һәм башка бик күп суднолар төзеде. Алар бөтен көчләре, сәламәтлеге бәрабәренә тылда Җиңүне якынайтты.

Кадерле ветераннар, Җир йөзендә тынычлыкта һәм татулыкта яшәү мөмкинлеге биргән Җиңү өчен сезгә баш иябез. Безнең һәркайсыбызның изге бурычы – фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында якты истәлекләрне кадерләп саклау, Җирдә тынычлыкны һәм иминлекне яклау өчен барлык мөмкинлекләрне файдалану.

Бу чын бәйрәм көнендә без Сезгә, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары, нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телибез!

Александр Филиппов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»
АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ
профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев