Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле әтием Сабиров Галим Сабирҗан улы 1914елда Яшел Үзән районы Мамадыш-Ә кил авылында туа

1941елның сугыш башланган көнне үк, авылдан беренче кеше булып китә.

Авылда беренче шофер, бер машина була. Авыл машинаны калдырасы килеп, урманга яшереп куялар. Тик военком указы белән, машинасы белән җибәрелә.

1941-1945 елларда бөтен сугышларда, аннан, сугыш беткәч тә, Япон сугышында 8-9ай катнаша. (курильск.. утрауларында алуда) Бик күп орден-медальләргә лаек була. Исән-имин кайта. 1974 елда авырып бакыйлыкка күчә.

Горурланам Әтием белән!!
Герой, батырларга мәңгелек Дан!!!

Догаларыбыз ирешеп, гүрләре киң, якты булып тыныч кына ятуларын насыйп итсен!! Күгебез аяз, дөньябыз тыныч, бәхетле киләчәк булсын иде!!!

Дамирә Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев