Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадер кичәсе якынлаша

Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән.

Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез», - дигән.
- Бу кич яшерен калган. Әлеге кичәнең төгәл көнен әйтеп куйсалар, кешеләр шул көнне генә гыйбадәттә булыр иде. Димәк, Рамазанның соңгы ун көнендә һәр төнне гыйбадәттә уздырып, үзебез, якыннарыбыз, дөньябыз-ахирәтебез өчен догалар кылсак, безнең өчен савап‑әҗере дә күбрәк булачак. Шунысы да бар: галимнәр Кадер кичен күп очракта Рамазан аеның 27нче киче дип әйтә. Тагын бер билгесе: бу көнне кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, этләр өрмәс, Кадер кичәсе таңында кояш та ап‑ак булып чыгар. Хәдисләрдән аңлашылганча, Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Шуңа да, үзебезгә бер еллык күркәм тәкъдир иңсен өчен, бу төнгә игътибарлы булырга тиешбез, - дип сөйләде Равил хәзрәт.
Дилбәр Гарифуллина.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев