Качкыннарны эзлиләр
Россия МВДсының Яшел Үзән районы бүлеге 2017 елның 31 октябрендә Раифадагы 1нче махсус училищедан качкан егетләрне эзли.
Базуев Роман Александрович, 2000 елның 1 июлендә туган.
Билгеләре: буе 170 см, ябык гәүдәле, күзләре коңгырт, чәче кыска, караңгы төстә, аяк киеме үлчәме 42.
Киемнәре: зәңгәр төстәге болонь куртка, кара крассовкалар, баш киеме кара трикотаж.
Аерым билгеләре: уң як җилкәсендә «Прости, господи, за слезы матери!» дип, сул кулының урта бармагына НЕ хәрефләре язылган.
Гогин Сергей Александрович, 2000 елның 6 октябрендә туган.
Билгеләре: буе 181 сум, ябык гәүдәле, чәче соры төстә, күзләре зәңгәрсу, аяк киеме үлчәме 43.
Киемнәре: зәңгәр төстәге болонь куртка, кара зәңгәр төстәге спорт костюмы, кара баш киеме.
Аерым билгеләре: ике каш арасында, корсагында 4,5 см лы, уң як ботында 10 см лы яра эзе.
Бу кешеләр турында белүчеләрдән Яшел Үзәндә түбәндәге телефоннар аша шалтыратуыгызны үтенәбез: (8-84371) 4-47-09; 4-35-22; 02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев