Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кабат янгын, кабат үлем

Янгында һәлак булучылар саны куркыныч тизлек белән арта. 31 гыйнварда Октябрьский бистәсендә бакчачылык җәмгыятендә чыккан янгында һәлак булучы быел инде өченчесе.

1981 елгы ир-атның гәүдәсен зур янгынны сүндергәндә табып алалар.  Нәтиҗәдә 6 бакча өе, 2 мунча, һәм 1 сарай яна. Янгынның шаһитләре 37нче бакча йортында хуҗасы булырга мөмкинлеге турында әйтәләр. Чөнки аны күргән булалар һәм янгын да нәкъ шул бакча корылмасыннан чыга. Казан кешесе биредә хатыны белән яши һәм ул көнне хуҗабикә өйдә булмый. Ә ирне исерек хәлдә күрәләр.

Янгын хуҗаның ут белән саксыз эш итүеннән чыккан дип фаразлана.

Резедә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев