Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КАБАТ САНЛЫ ТВ ТУРЫНДА

Санлы тапшырулар характеристикасы

Аналоглы сигналга алмашка җитез, сыйфатлы һәм төгәл санлы телевидение килде. Мондый сигнал өчен ара ераклыгы комачау түгел, ул үз тамашачысына берни белән дә үзгәртелмәгән сурәтләрне җиткерергә сәләтле. Һава торышы начар булганда да уңайсызлыклар сизмәячәксез. Сигналны яхшырак тоту өчен антеннадан озын конструкцияләр сузу ихтыяҗы да юкка чыкты. Хәзер махсус кабул итү җайланмасын урнаштырып, телевизорга шнур белән тоташтыру да җитә. 
Заманча телевизорларның, шулай да, арткы панелендә аналог тапшыруларга кушылу урыны бар, чөнки әлегә илебез буенча аналог тапшырулар гына кабул итүче өлкәләр кала бирә.
Санлы сигналны, үзлеге буенча, гомумән очраклы гына тотып яки аңа кушылып булмый. Мондый төр тапшыру сигналны кечкенә, әмма бик еш өлеш­ләр белән җибәрә.

Аналоглы тапшырулар бәяләмәсе
Барыбызга да гадәти, антенна яки үзебез әмәлләп куйган кабул итү җиһазы «чебурашка»  буенча тапшырылучы сигнал «аналоглы» исемен йөртә. Мондый тапшыру методының асылы – аның өзлексез, әмма акрын булуында. Мондый тапшырулар гел өзелү яки чит сигналлар кушылу куркыныч астында. 
Аналоглы телевидениенең төп өстенлеге – аның ачык булуында. Сез антенна сузасыз да, «тотып» булган теләсә-нинди каналны карыйсыз. Минуслары да күренеп тора: сигналның өзлеклелеге һәм тотрыксызлыгы.
 

Дәвамы газетада (№22).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев