Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кабактан аш-пюре

Аш пешерү өчен кирәк булачак: 1 кг чистартылган кабакның йомшак өлеше, суган, 2 уртача бәрәңге, кишер, 4 тырнак сарымсак, 4 стакан яшелчә яки ит шулпасы, ярты стакан каймак, тавык шулпасы өчен яраклы булган тәмлеткеч һәм тоз, тәм буенча борыч.

Яшелчәләрне чистартыгыз һәм юыгыз. Кабакны зур шакмакларга, бәрәңге, кишер, сарымсак, суганны вак итеп турагыз. Барлык ингредиентларны кәстрүлгә салыгыз.
Кайнатып чыгарганнан соң, акрын утка күчерегез. Яшелчәләр йомшарырга тиеш. Кәстрүлне уттан алып, блендер ярдәмендә пюре хәленә китерегез. Һәм янә каймак, тоз, борыч салып кайнатыгыз.
Аш өстәленә чыгарганда яшел суган, петрушка, укроп өстәргә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X