Кабактан аш-крем
Бу ризык туклыклы һәм шул ук вакытта аз калорияле. Һичшиксез пешереп, авыз итеп карагыз.
Кирәк була:
- Кабак – 200 гр
- Сөт өсте (10%) – 200 мл
- Бәрәңге – 100 гр
- Татлы борыч – 100 гр
- Суган – ярты баш
- Каты сортлы сыр – 50 гр
- Су яки шулпа – 1 л
- Киптерелгән петрушка – 1 чәй кашыгы
- Яңа өзгән петрушка – берничә ботак
- Тоз – тәменчә
- Төелгән кара борыч – тәменчә
Яшелчәләрне шакмаклап турап, кәстрүлгә салырга һәм кайнар су яки шулпа өстәргә. Кайнап чыккач, 20 минут пешерергә.
Блендер ярдәмендә бертөрле масса барлыкка килгәнче изәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев