Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изгелек җирдә ятмас

Бер ел элек гаять изге гамәл башкарылды: Яшел Үзән шәһәренең.

Мирный бистәсендә гемодиализ үзәге эшли башлады.
Моңа кадәр кирәкле медицина хезмәтләрен алу өчен пациентлар Казанга барырга мәҗбүр иде. Дөресен әйтергә кирәк, тиздән үзебезнең шәһәребездә диализ үзәге ачылачак, дигән хәбәр таралгач, дәва алучы авырулар башта моңа бик ышанып та бетмәде.

Чөнки халык җирле хакимияткә бу үзәкнең шәһәребездә булуын сорап, берничә тапкыр шикаятьләр белән мөрәҗәгать итсә дә, үтенеч хәл ителмичә читтә кала бирде. Һәм менә, Аллаһның рәхмәте яусын, аны ачу идея се белән Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев үзе чыккан, аннары, үз чиратында, инвесторларга, эшкуарларга мөрәҗәгать иткән.

Район җитәкчесе тәкъдименә «ФармГрупп» ҖЧҖ директоры Резеда Гыйләҗетдинова теләктәшлек белдергән. Шуннан соң бинаның эчке ягын медицина хезмәте күрсәтерлек итеп, тиз арада рәткә китергәне өчен без «ФармГрупп» ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Гыйләҗетдиновка рәхмәтле. Үз сүзендә торды алар: Яңа ел алдыннан диализ кәнәфиләре белән җиһазланган амбулатор үзәкне ачып та куй дылар. Бу диализ үзәгенә мох таҗ булмасалар да, шәһәр халкы да үзебездә ачылуына теләктәшлек белдереп: «Күптән кирәк иде. Бик яхшы, бик әйбәт булган», – дип кабул итте. Шәхсән үземә, диализ үзәге яныннан узып барганда, нинди бина булуы белән кызыксынучы кешеләрдән, бергә эшләүче хезмәттәшләремнән шундый уңай фикерләр ишетергә туры килде. Хәзер кешеләр аз аралаша, күбрәк үз тормышы белән генә яши дияргә яратсак та, менә бит, халык бер-берсенә бөтенләй игътибарсыз, ваемсыз түгел икән дип, сөенеп тә куйдым ул вакытта.

Югары сыйфатлы, Япониядә чыгарылган ясалма бөер аппараты белән дәвалыйлар дип әйтсәләр дә, үзәкнең заманча җиһазланганын, якты, чиста булуын үз күзләре белән күрсәләр дә, кайбер пациентларда башка икеләнү туды. Табиб, туташларның тәҗрибәсе аз түгелме? Менә бер ел вакыт узып китте. Инде бу шикләнүләрнең тамчысы да калмады. Табиблар Айрат Мостафин, Яна Добреско – үз эшләренең осталары. Айрат Айтугановичка үзебез дә өстәмә сорау лар белән еш мөрәҗәгать итәбез. Һәрвакыт дикъкать белән тыңлар, кирәкле киңәшен бирер. Шәфкать туташлары Алинәне, Люцияне, Алёнаны, Надя һәм Ландышны монда эшләү өчен сайлап алганнар, диярсең. Һәр пациентка һәрвакыт игътибарлы, җылы мөнәсәбәттә алар. Санитаркалар да бик мәрхәмәтле, гел ярдәм итәргә торалар.

Әлеге үзәккә йөрүче һәрбер кеше анда эшләүчеләргә җылы сүзләрен, ихлас рәхмәтле хисләрен генә җиткерә, әлбәттә. Пациентларга күрсәткән кадер-хөрмәтләрегез үзегезгә әйләнеп кайтса иде. Яңа ел имин тормышлар, күп шатлыклар алып килсен сезгә!

Фәнзия Әбрарова. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X