Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге айда "Нурлы Рамазан" кичәсе үтте

24 май, җомга көнне, Норлат авылы китапханәсендә "Нурлы Рамазан" дигән очрашу кичәсе узды.

Авылыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы тәкъдиме белән бу чарада Хәмзә мәчете остазы Юсупова Рәмзия Рәфхәт кызы катнашты. Ул очрашуга җыелган пенсионер хатын-кызларыбыз алдында вәгазләр сөйләде, ислам дине турында булган сорауларга җаваплар бирде.
Ә тамашачылар: Нурмиева Фирая, Шайдуллина Рәмзия, Гатауллина Гөлнур, Абзалова Хәлимә, искиткеч бик матур мөнәҗәтләр башкардылар. Рамазан аена багышланган шигырьләрне Мусина Флера, Садикова Алсу, Юсупова Гөлсинә, Нуруллина Фәния, Гизатуллина Тәскирә, Хабирова Гөлшат сөйләделәр .
"Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Ягудина Р.И. Норлат авылының мәчетләре тарихы белән таныштырды.
Очрашу кичәсендә Норлат авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Шакуров К.Р. катнашты, ул фронтовик укытучы Нурмиева Т.Р. багышланган хәтер кичәсендә катнашкан "Җырлы күңел" оешмасы артистларына Рәхмәт хаты тапшырды.

Роза Ягудина,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X