Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июнь аена халык күзәтүе

Уңыш алуга июньдә халык күзәтүе

1 - 2 юньдә яңгыр - айның калган өлеше коры булачак;
3 июньдә начар һава торышы - бозык көзгә;
5 июнь - кыяр утыртып бетерергә;
8 июнь көнне балыкка барганнар: бу көнне карп яхшы чиртә. Әгәр дә черки күп булса - июль һәм август җылы һәм яңгырлы була;
9 июньдә «Федор көнендә өйдән чүп чыгарма» - дигәннәр. Бу көнне идәнне юмаганнар да себермәгәннәр дә;
10 июнь тыныч булса - уңыш яхшы була;
11 июньне һәрвакыт бәхетсез көн дип санаганнар. Аның турында: «Бер Федосья көне барлык дүшәмбегә тора», - дигәннәр;
12 июнь - еланнар көне. Бу вакытта аларны еш очратырга була. «Еланнар урманда авыллары белән елан туена баралар», - дигәннәр;
15 июньнән башлап бәрәңге төбе өяләр;
16 июнь көнне «Лукьян көнендә йокларга иртә ятма, ә җилнең кайсы яктан искәнен күзәт: көнчыгыш һәм көньяктан - бөртек­леләр яхшы үсәчәк, төньяктан - көн аяз булачак; салкынча җил - бозга; көнбатыштан - явым-төшем, һава бозылуга; көньяк-көнбатыштан - явым-төшем озакка», - дигәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев