Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июльдә нинди законнар гамәлгә керә

Балаларга яңа пособиеләр Авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр июльдән башлап ай саен, сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга, шулай ук, ай саен биреләчәк.

Дәүләт хезмәткәрләренә икенче гражданлык тыела
Дәүләт һәм муниципаль түрәләргә, дәүләт, җирле үзидарә органнары, Кораллы Көчләр, Рос гвардия, ФСБ, тышкы раз ведка, хәрби про ку ратура һәм тикшерү комитетының хәрби органнары, эчке эшләр органнары, федераль янгынга каршы хезмәт, җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренә, илчеләргә һәм тулы вәка ләтле вәкилләргә, губернаторларга, төбәк депутатларына икенче гражданлык тыела.

«Мир» картасы
«Мир» карталарын кабул итү бурычы алдагы календарь елында товар сатудан кергән табыш 20 миллион сумнан артып киткән (элек — 40 миллион) сатучыларга кагыла.

Бердәм санлы платформа
Ул гражданнарга ту ры килә торган эш эз ләү дә, ә эш бирүчеләргә хез мәткәрләрне сайлауда ярдәм итәчәк. Эш эзләүнең дистанцион форматы мәш гульлек үзәкләрендә көндезге кабул итү белән беррәттән файдаланылачак.

Тиешле ташламалар турында гражданнарга мәгълүмат бирү
Хәзер гражданнар дәүләт хезмәтләре порталы аша гына түгел, ә бердәм телефон номеры аша да социаль ярдәм чараларының нинди булырга тиешлеген белә алачак.
Интернеттагы социаль реклама
Хәзер челтәрдә социаль реклама мәйданнарның яки вакытның 5%ын тәш кил итәргә тиеш.
Бу нормалар инде телевизион һәм баннерлардагы рекламаларда гамәлгә кертелгән.

«Мир»картасына социаль түләүләр
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр бары тик «Мир»картасына гына күчереләчәк.
Үзгәрешләр поч та бү лекләре һәм пен сия ки терү белән шө гыль ләнүче башка оешмалар аша, банк картасына беркетелмәгән кредит оешмалары счетларына кагылмаячак.

«Ерак Көнчыгыш гектары» Арктикага күчә
Җир кишәрлеген Мурманск өлкәсендә, Ненец һәм Ямал-Ненец автоном округ ларында шулай ук Красноярск краеның, Архангельск өлкәсенең, Коми һәм Карелиянең 23 муниципаль районында алырга мөмкин булачак. Конкрет территорияләрне җирле хакимиятләр билгеләячәк.
Беренче ярты елда Арк тикада участокларны ти е ш ле субъектларда һәм муниципаль берәмлекләрдә теркәлгән гражданнар гына ала ала. 2022 елның 1 февраленнән мондый мөмкинлек калганнарында барлыкка киләчәк.

Гражданлык коралы әйләнешенә контроль
Контроль катгыйлана, аерым алганда, Росгвардия хезмәткәренең таләбен үтәмәү яки аның корал әйләнешенә күзәтчелек өлкәсендә эшчәнлегенә комачаулаган өчен штраф яный: гражданнарга — корал конфискацияләнергә мөмкин булган 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр; вазифаи затка — 10 меңнән 50 мең сумга кадәр яки бер елдан өч елга кадәр дисквалификация; юридик затларга – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр, яки аларның эшчәнлеге 30 тәүлеккә кадәр туктатыла.

Этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше
Әгәр мөрәҗәгать итү ченең гариза кергән вакытка салым, җыемнар, иминият взнослары, пенялар, штрафлар, процентлар буенча бурычы 3 мең сумнан артып киткән булса, этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешкә кертүгә лицензия бирелми.

Микрофинанс оешмаларына яңа таләпләр
Микрокредит ком паниясенең үз акча лары ның минималь күләме 2 млн. сумга кадәр арта.
Элек мондый ком па нияләргә карата таләп ләр югары түгел, устав капиталы 10 мең сум булырга мөмкин иде. Хәзер аны этаплап 2024 елда 5 млн. сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Чара микрокредит компанияләрнең җаваплылыгын арттырырга һәм хезмәт базарыннан намуссыз уенчыларны чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

МФО һәм кредит кооперативлары
Микрофинанс компа ния се һәм кредит кооперативы ru яки рф домен зонасында теркәлгән рәсми сайтка ия булырга тиеш.
Кредит кооперативы кооператив әгъзалары (пайчылар) реестрыннан мәгълүматларны Россия Банкына тапшырырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев