Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июль аена сынамышлар

Июль аенда билчән күп булса – салкын кыш көтегез, кузгалак күп икән – җылы кышка.

Июль эссе булса – кыш салкын килә.

Һава торышы бозылыр алдыннан кайсыбер үсемлекләр гадәттәгегә караганда катырак исле (сары акация, кандала үләне, карлыган, левкой).

Әгәр дә шайтан таягы чәчәгенең чәнечкеләре тыр паеп торса – көн аяз була, әгәр дә чәчәгенә сыланып торса – көн бозыла.

Әгәр дә бака җирдә сикереп йөри икән, тиздән яңгыр явачак, ә инде суда утырса (күкне болыт кап лаган булса да), яумаячак.

15 июльгә каенда сары яфраклар күренсә – көз иртә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев