Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

IX Бөтенроссия «Добровольцы - детям» акциясе: илебез аша телекүпер

Балаларга ярдәм итү фонды тугызынчы тапкыр «Добровольцы - детям» Бөтенроссия акциясе башлануы турында игълан итте.

Бу проектның беренче чаралары 20 июньдә төбәкләрдә старт алды. Ә 25 июньдә уникаль вакыйга - "Непридуманные истории" телекүпере узачак. 2020 елда «Добровольцы - детям» акциясендә катнашучылар өчен өстенлекле эш юнәлеше буларак, балаларны һәм яшүсмерләрне үзләренең яшьтәшләренә - катлаулы тормыш хәлендә калган һәм ярдәмгә мохтаҗ кызларга һәм малайларга актив ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү билгеләнде. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу елның бурычы - "балалар - балаларга" форматында иреклелек үсеше.

Егет-кызларның үзләре уйлап тапкан һәм гамәлгә ашырган волонтерлык инициативаларына "Непридуманные истории" телекүпере багышланачак, ул 25 июньдә Мәскәү вакыты белән сәгать 10да башлана. Сәнгать һәм медиатехнологияләр мәктәбендә урнашкан студиядән Арина Шарапова эфирга яшь волонтерлар, Мәскәү гаилә һәм балачакка ярдәм итү үзәкләренең берсе, Лиза Алерт эзләү отряды, "Арифметика добра" фонды, башкаланың күпбалалы гаиләләре бергәлеге вәкилләре чыгачак. Яшьләр белән элемтәгә Петропавловск-Камчатка, Новокузнецк, Кировск, Волгоград һәм Россиянең башка почмакларыннан яшьтәшләре чыгачак. Алар күпсанлы кызыклы - тулысынча реаль! - үзләренең волонтерлык практикасыннан тарихлар белән уртаклашачак.

Нәрсә ул "социаль ивент"? Балалар йортында «равный - равному» остазлык программасы ничек үсә? Үсмерләр югалган балаларны ничек эзләргә ярдәм итә? Балалар кечкенәләр һәм яшьтәшләре өчен патриотик тәрбия программаларында ничек катнаша? Үсеш үзенчәлекләре буенча әйләнә-тирә дөньяны һәм табигатьне актив өйрәнү мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләре өчен юннат-волонтерлар кызыклы нәрсә уйлап тапкан? Болар һәм башка күп нәрсәләр турында сез "Непридуманные истории" телекүперен карап белә аласыз. Моның өчен 25 июньдә 10.00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://youtu.be/rn9FcRA259g.

Белешмә:
2020 елда «Добровольцы - детям» IX Бөтенроссия акциясе «Добровольцы в поддержке Десятилетия детства» девизы астында уза. Акция Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, "Роспатриотцентр", "Одухотворение" социомәдәни анимациясе үзәге, "СоСеДИ" ирекле инициативалар социаль челтәре" хәйрия оешмасы ярдәмендә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев