Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитте, күп салма! Коръән ашына барасым бар

Кайбер дин юлына басып намаз укый башлаган кешеләр галәмәт «акыллы» булып китәләр дә, башкаларга акыл өйрәтә башлыйлар.

Кирәксә-кирәкмәсә дә, кешенең тышкы кыяфәтенә, киенүенә, үз үзен тотышына карата үз фикерләрен белдерәләр. Әле ул фикерне тыныч кына, акрын гына белдерсәләр, бер хәл. Юк, бөтен кеше янында кычкырып, тавыш күтәреп, «менә күрегез, мин нинди акыллы, белемле!» дип, күкрәк сугып эшләргә яраталар алар.

Гадәттә, мондыйлар хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Берәр мәчет каршындагы курсларга йөреп алалар да, «белемнәре артып ташый башлый» ул ханымнарның. Башта үзе белән курсларга йөрүчеләрне «өйрәтә», аннан мөгаллиме белән бәхәсләшә, соңрак өйдәгеләргә дә, мәҗлестәгеләргә дә, хәтта урамдагыларга да чират җитә. Менә шундый «акыллы башлар» белән аралашканнан соң, күпләрнең дингә карата мөнәсәбәте, карашы үзгәрә, кем әйтмешли, гайрәте кайта.
Чын дин әһелләре бервакытта да болай эшләми. Алар белән эштә, көнкүрештә еш аралашырга туры килә миңа. Шунлыктан, тәрбияле, аз сөйли, һәр сүзенә хикмәт төреп җиткерә торган хәзрәтләр, абыстайлар турында сәгатьләр буе рәхәтләнеп, сокланып сөйли алам.
2011 ел. Казан федераль университетында бүлек җитәкчесе булып эшлим. Төрле дини уку йортларының җитәкчеләренә «Уку йортларында лицензия алу һәм уку-укыту процессын оештыру» темасына лекция укырга туры килде. Билгеле, ул вакытта итәк озынлыгы да тиешле дәрәҗәдә булмагандыр, баштагы яулык астыннан кара, дулкын чәчләр дә әрсезләнеп тышка чыккандыр, әмма тышкы кыяфәтемә бер кешенең дә кисәтү ясавын хәтерләмим. Киресенчә, билгеле бер вакыт эчендә бик якынаеп, күптәнге танышлар кебек эшләдек, фикер алыштык. Мондый курслар дәвамлы булып берничә тапкыр оештырылды, әйткәнемчә, курсларда укучы җитәкчеләр белән тәмам үз кешеләр булып киттек. Шулай чираттагы курслар тәмамлангач, таныклыклар тапшырганнан соң «Нәзирә Әхәтовна, сезгә Алланың олы рәхмәтләре яусын! Без сездән күп нәрсәләргә өйрәндек. Сез дә бездән бераз өйрәнсәгез иде…» – диде берәү, һәм шушы тәкъдименнән үзе дә бераз уңайсызланып карашын идәнгә төбәде. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәнең тәҗрибәле укытучысы Равил хәзрәт Бикбаев иде бу…
Әлеге гади генә тәкъдим һәм аларның миңа карата булган уңай мөгам мәләсе,  чыннан да, миңа нык тәэсир итте. Аннан дини сферада эшләгән кешеләрнең бер-берсенә булган игътибарын, ихтирамын тою, азан тавышы яңгырагач шыпырт кына намаз укып килүләрен күрү дә соклану хисен тудырып кына калмады, әлеге кешеләргә, дингә якынайтты.
Дөрес, кайберәүләр әлеге юлларны укыгач «Ооо, Ахатовна бигрәк идеаллаштырган!» дип әйтүләре дә бар. Әмма дөресе шул – биредә күп кеше ихлас, матур күңелле. Моңарчы дөньяви уку йортларында эшләгәнлектән, чагыштырыр өчен дә җирлек җитәрлек. Әйе, яшерен-батырын түгел, араларында вакыт-вакыт тавыш күтәргән кешеләр дә очраштыргалый. Боларын күреп исем киткәндә, бергә эшләгән бик акыллы хәзрәт, минем ни уйлаганымны сизеп, тыныч кына болай дип аңлата: «Диндәге кешеләр янында шайтан күбрәк тә йөри.

Нәзирә Гыйззәтуллина.

Осиново

Язманың дәвамы газетаның №83 санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев