Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитәкче Раифада

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев район һәм шәһәр белән танышуын дәвам итә. Бу атнада ул эшлекле сәфәр белән Раифа җирлегендә булды.

Раифа махсус училищесын карап чыкканнан соң, җитәкче: «Мондый учреждение республикада бердәнбер. Күп эшләр башкарылган, әмма омтылырлык урыннар да җитәрлек әле», – диде. Экскурсия ясап, биредә тәрбияләнүчеләрнең көнкүреше, укуы белән танышканнан соң, егетләр белән волейбол да уйнап алды.


Алга таба Бело-Безводное җирлегендә китапханә һәм мәдәният йортын күреп, Михаил Павлович таң калды. 
– Алай ярамый! Кайдадыр ялтырап яшиләр, ә кайдадыр сугыштан соңгы кебек. Китапханә 5 миллион сум грант ота торып, биредә әле дә булса эш башланмаган. Монда җаваплылык клуб хезмәткәрләрендә түгел, ә җирлек һәм район җитәкчелегендә, – дип барлык ведомстволарга тиешле күрсәтмәләрне бирде. 
Район белән танышу алга таба да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев