Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Италиядән кайткан җиләкләр Яшел Үзән кырларында да гөрләп үсә

Фазуллин крестьян-фермерлык хуҗалыгы үз эшен безнең районда җәелдерә.Быел авыл җыенында шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен матур итеп халыкка тәкъдим итеп, күргәзмәләр ясаган иде.

Мәдәният йортына аяк басуга ук, төсле фотоларга бакча җиләге, башка җиләк-җимеш төшерелеп куелган стенд ерактан ук үзенә җәлеп итте. Әлеге фермер хуҗалыгының җитәкчесе Альберт Фазуллин, аның ярдәмчеләре Дмитрий Ривкин белән Айрат Ибраһимов икән. Мине бигрәк тә бакча җиләге кызыксындырды, без бит мәктәп елларыннан ук совхозда җиләк җыеп үскән кызлар. Җәй көне барып күрәм әле, диеп уйлап куйган идем шул чак.

Җай чыкты бит, менә мин әлеге хуҗалык белән якыннанрак танышырга булдым. Тау иле белән Татар Исламы авылы арасындагы 20 гектар җирнең 2 гектарына бакча җиләге, 0,25 гектарына кара карлыган, ә унберенә пекин кәбестәсе утыртылган икән. Әлеге хуҗалыкның урыны мул уңыш алыр өчен бик җайлы, янәшәсендә генә Әрә елгасы ага. Якын, дисәм, дә, ярты чакрым арадан пластик торбалар сузып, сугару җайланмалары куйганнар. Биредә бакча җиләгенең өч төрле сортын үстерәләр: «Онда», «Гарда», һәм «Мурано» ремонтат дигәне.

Иң кыйммәтлесе «Мурано» сорты икән, аның мыекчаларын түгел, ә фригосын – махсус технология белән үстерелгән материалын Италиянең үзеннән кайтаралар икән. Җиләк араларына черемәсен, бозылмасын өчен махсус җәймәләр дә җәеп чыкканнар. Җиләк җыярга күрше Чувашиядән, Ачасырдан киләләр икән. Бузайда яшәүче Гөлсинә ханым биредә ике ел эшли инде. Таныштырып йөрүче Дмитрий Ривкиннан эш сәгатьләре, түләү турында да кызыксынам.

– Иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшлиләр, көненә алты йөз сум түлибез. Әлегә эшчеләр җитәрлек. Ә менә көз көне, пекин кәбестәсе өлгергәч, эшче куллар күбрәк кирәк булачак, – ди ул.

Бакча җиләгенең бер килосын 250 сумнан, мыекчаларын август аенда сата башлыйлар, бәясе 25-30 сум тирәсе була.
Иң мөһиме, авыл кешесенә эш бар, хезмәт хакы түләнә. Менә шунысына шатланып кайттым әле.

Розалия ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев