Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исән чакта кадерләрен белеп, тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен

Яшел Үзән районы һәм шәһәре Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте. Күпме вакыт узуга карамастан, бернәрсә дә онытылмаган, һәр мизгел бүгенгедәй истә, хәтердә.

Моны шушы коточкыч вакыйгаларның шаһите булган әби-бабайларыбызның йөзләреннән аккан күз яшьләреннән дә күрергә була иде. Ә ветераннарыбызның сафы елдан-ел азая бара. Бүгенге көндә Яшел Үзән районында 51 Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран, 6 концлагерь тоткыны, Блокадалы Ленинградның 12 шаһиты яши. Моннан тыш район территориясендә 1278 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашканнарның 377 тол хатыны гомер кичерә. 
Быел Бөек Җиңү язын каршы алырга, бәйрәм итәргә килгән яшел үзәнлеләр, шәһәребез кунаклары саны:
Эстафетада катнашучылар – 350 кеше
«Авангард» стадионында парадта һәм бәйрәмдә – 5000 кеше
Мәңгелек утка бару – 28000 кеше
«Үлемсез полк» – 4000 кеше
Шәһәр күле һәм мәйданчыкларда – 4000 кеше
«Авангард» стадионында кичке концерт һәм салют – 12000 кеше

Илсөя Завилейская фоторепортажы – http://yashel-uzan.ru/photo/yashel-zn-bek-ine-74-yazyn-karshylady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев