Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исламның иң олы һәм хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез

Бу изге бәйрәм үз эченә тирән әхлакый мәгънәне, иман һәм рух ныклыгы шатлыгын сыйдырган.

Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып тора. Бу якты бәйрәм бездә иң яхшы кешелек сыйфатларын – якыннарыбызга карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт уята.

Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын. Бу бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык изге эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм татулык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев