Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иске Яңа елда да могҗизалар була!

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзәннән Раил Хәмәдҗановның теләген тормышка ашырды - малайга ком белән рәсем ясау өчен яктылык өстәле бүләк итте.

Нәкъ менә аны Раил әнисе белән бергә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашу өчен хат җибәргәндә уйлый.

Очрашу җылы һәм дустанә шартларда Раилнең әти-әнисе, сеңлесе һәм Кар кызы белән Кыш Бабай катнашында узды. Шуңа күрә барысы да бүләкле булды. Раил бу теләген инде беренче ел гына уйламый икән һәм, ниһаять, бүген ул тормышка ашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев