Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишеткәнең бар идеме?

• Язу өстәлендә, кухняда савыт-саба юу урынында, супермаркет кәрзин-арбаларында, смартфон корпусында, ресторан менюларында һәм акча купюраларында сезнең өегездәге унитазга караганда бактерияләр күбрәк.

• Борынгы римлылар тешләрен киптерелгән һәм уылган тычкан мие белән чистарткан.

• Кеше мие, кабул иткән мәгълүматның хәтта 10 процентын да эшкәртми.

• Бутылкаларга тутырылып сатыла торган суның 50 проценты фильтр аша үткәрелгән гап-гади кран суы.

• Сезнең үкчәгез елына якынча 20 литр тир бүлеп чыгара.

• Кеше бер елга башка ризыклар белән (үзе дә сизмәстән) 0,5 кг тирәсе бөҗәк ашый.

• Сез ни дә булса иснәгәндә, әлеге әйбернең молекулалары борынның эчке стенасына ябышып кала. Берәр шакшы яки сасы нәрсә иснәргә уйласагыз, бу турыда онытмагыз...

• Ихтималлык теориясе буенча, сезнең лотерея билетына оту шансына караганда, ул сатыла торган киоскка барганда үлеп китү мөмкинлеге күбрәк.

• Туңу, өшү турында белемнәрне без Гитлер Германиясе кешеләр белән уздырган коточкыч эксперементлар нәтиҗәсендә беләбез.

• Җир йөзендәге алмазлар, яшәүчеләрнең һәрберсен бай итәрлек дәрәҗәдә күп. Башка төрле итеп әйтсәк, зәркан кибетләрендәге бриллиантларның баш әйләндергеч бәяләре бары тик маркетологларның уңышлы эше генә.

• Ир-ат җенестәге чебешләрне еш кына тугач ук юк итәләр, чөнки әтәч ите тавыкныкы кебек үк тәмле түгел.

• Ел саен якынча 2500 сулагай, уңагайлар өчен чыгарылган җиһазлар һәм җайланмалар кулланганда һәлак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: факт это важно