Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишегаллары ремонтланачак

«Бердәм Россия» республика җәмәгать кабул итүендә узган матбугат конференциясендә йорт алды территорияләрен ремонтлау буенча «Безнең ишегалды» республика программасы әзерләнүе турында сөйләделәр.

– Гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясап, без яңа тенденцияне билгеләдек, – дип сөйли ТР Дәүләт Советы сәркатибе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Лилия Маврина,   – Республикада парклар ремонтлангач, кешеләр ишегалларын төзекләндерүне сорап күбрәк мөрәҗәгать итә башлады. «Бердәм Россия» республика Президентына йорт алды территорияләрен ремонтлау программасын  эшләү инициативасы белән чыкты. Рөстәм Миңнеханов идеяне яклады: хөкүмәткә шундый программаны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен эзләргә кушты. Сүз азмы-күпме, рес­публика буенча һәр районда 9 мең ишегалдын төзекләндерү турында бара. Шулай ук, ТР Президенты партиягә ,яшәүчеләр белән ишегалды ремонты стандартларын карауны да йөкләде: нәрсә эшләргә, нинди аспектларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Бердәм Россия» кандидатлары бу эшкә тотынды да инде. 
Лилия Маврина соңгы елларда Татарстанда күп катлы йортларның 5,5 млрд сумлык  1700 ишегалды ремонтлануы турында аңлатты.
–Шуны аерым билгелим, алдан ремонтланган ишегаллары яңа программадан төшеп калмый, – диде Лилия Маврина. – Эш шунда, анда беренче чиратта асфальтны алмаштыруга, парковка урыннарына басым ясалган иде. Хәзер исә без комплекслы форматка, ягъни ремонттан тыш яктылык кую, балалар уены һәм спорт мәйданчыклары төзү, яшелләндерү, чүп-чарны аерым җыюны кертү эшләренә игътибар итәчәкбез. Шулай итеп, күптән түгел генә ремонт булган һәм кайбер проб­лемалары калган  урыннарга да безнең кандидатлар киләчәк.
Менә шулай Яшел Үзәндә барлыкка килгән программа хәзер инде бөтен республикада эшли башлый.

Фото редакция архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев