Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишегалдыгыз төзекме? Юк икән, ашыгыгыз!

Агымдагы елдан, халык арасында сораштырулар нәтиҗәсендә күп тавыш җыйган проблема булганлыктан, районыбызда «Стандарт ишегаллары» ун еллык программасы эшли башлаган иде.

Чынлап та, тикшергәннән соң аларның 146сы төзекләндерүгә, асфальт юлга бик тә мохтаҗ һәм ремонт эшләренә 367 млн сум кирәк булуы ачыкланды. Бу чыгымнарның чыганагы итеп юл фондын билгеләделәр. Әлеге программаны тормышка ашыру планын формалаштырганда, милек хуҗалары заявка биреп өлгергән ишег­алларының барысы да исәпкә алынды. Ә инде кемнәр аягүрә йоклап, вакытны сузып йөргән - гафу итәсез. Бәхетлеләр арасына 17 территория кереп, аларның 15е - Фрунзе урамының 13нче йорт, Карл Маркс - 57, Хаҗиев - 4, 8, Столичная - 16, Урманче - 16, Ленин - 62, 64, 68, Украинская - 3, 7, Комсомольская - 9, Тургенев - 1, М.Красная - 9, Б.Заводская - 75нче йортларының ишегаллары. 2016 елда бу эшкә 25,2 млн сум бүленеп, 14 мең квадрат метр мәйданга асфальт җәелгән инде. Барлыгы 6 ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу - агымдагы елга куелган бурычның 65%ы дигән сүз.
- Кызганычка, санап үтелгән адресларның берсе дә, асфальт җәюдән башка өстәмә төзекләндерү, матурлау һәм аны финанслау турында карар кабул итмәде. Шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, җирле үзидарә органнарының йомышын җиткерәсе килә: 2017 елда тормышка ашырылачак «Стандарт ишегаллары» программасына бары тик милек хуҗалары йорт тирәләрен комплекслы рәвештә төзекләндерү һәм моңа өстәмә түләү турында карар кабул итәргә әзер булган участоклар гына керәчәк, - диде Яшел Үзән ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елгы планга милек хуҗаларыннан заявкалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Гаризалар күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән очракта, юл фонды акчалары башка юнәлештә тотылачак.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев