Ишеттегезме әле, бензин бәяләре төшкән
Яшәеш

Ишеттегезме әле, бензин бәяләре төшкән

Татарстанда ике марка бензинга бәя төште

АИ-92 литры 49,47 сум тора башлады, бу бәянең 0,08%ка кимүе дигән сүз. АИ-95 бензинының бәясе дә литрына 53,29 сумга кадәр төшеп, 0,1% ка кимегән.

Әмма АИ-98 һәм аннан югарырак маркаларга бәяләр үзгәрешсез кала һәм литрына 66,01 сум тәшкил итә, ә дизель ягулыгы элеккечә - литры 59,61 сум тора.


Нет комментариев