Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исерекләргә юл юк!

Юллар хәзер машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен иң куркыныч урынга әйләнде. 

Автомобильләр саны арта бару да үз эшен эшли. Шуңа күрә  бик игътибарлы булырга, юл йөрү кагый­дәләрен үтәргә кирәк.  Кызганычка, рульгә исерек килеш утырып чыгучылар һәм юлларда куркыныч ситуация тудыручылар җитәрлек була. 
2019 елның башыннан Яшел Үзән районында исерек машина йөртүчеләр гаебеннән 34 юл-транспорт фаҗигасе чыккан. Шундый очраклар артуга бәйле 16 июльдә ДПС наряды  исерек машина йөртүчеләрне ачыклау буенча профилактик чара уздырган.
Рейд барышында инспекторлар исерек хәлдә булган 2 машина йөртүчене «эләктергән». 
ЮХИДИ хезмәткәрләре гражданнарны ваемсыз булмаска һәм юлда үзен адекват тотмаган машина йөртүчеләр  турында  мобиль телефоннан 112 номеры буенча яисә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 4-47-04 телефоны аша шалтыратып хәбәр итәргә чакыра.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев