Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исереккә диңгез тубыктан

Исерек килеш рульгә утырып юлга чыгу башбаштаклык кына түгел, ә җинаять.

Исереккә бит диңгез тубыктан. Шундыйлар гаебе белән юлларда  фаҗигаләр чыгарга, бер гаепсез кешеләр зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә законнар хәзер катгыйланганнан катгыйлана. Әмма, аңа карап, юлларда исерек машина йөртүчеләр кимеми.
Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Салихов сөйләвенчә, 25 яшьлек егет узган елның августында рульдә исерек килеш эләгеп, административ җәзага тартылган. Ягъни 30 мең сум штраф салынудан тыш ул 1 ел  6 айга кадәр  транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Әмма бу кеше акылга утырмаган, ноябрь аенда аны  полиция хезмәткәрләре тагын рульдә исерек килеш тоткарлаган. Мировой судья әлеге җинаять эшен аерым тәртиптә карап, аңа карата 300 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрү һәм машина йөртү хокукыннан   2 ел 6 айга мәхрүм итү турында  суд карары чыгарган. Әлбәттә, әгәр ул  тагын эчеп юлга чыгып китмәсә. Ул вакытта хөкем карары тагын да каты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: за пьяное вождение