Исерек булуына үзе дә ышанмаган, ә мотоблокны бәрдергән
Карамалы Тау бистәсенең Кузнечная урамында "Лада Приора" автомобилен йөртүче 21 яшьлек егет кичке тугызлар тирәсендә юлда җилдереп барганда каршыдан килә торган мотоблокны күрмичә дә калган.
Бәрелешкәннәр болар. "Лада" йөртүчене алкотектор белән тикшереп карасалар, аның исерек булуы ачыкланган. Әмма ул алкотектор нәтиҗәсе белән килешмәгән, шул ук вакытта медицина тикшеренүе узудан да баш тарткан. Баш тарту аны җаваплылыктан азат итмәс. Хәзер аның эшен мировой судья караячак. ДТП чыгаручының 30 мең сум штраф түләүдән тыш ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе бар. Ә бәрдерелгән мотоблок йөртүче имгәнүләр алып дәвахангә җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев