Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исерек автомобильчеләргә каршы

2019 ел башыннан исерек килеш рульгә утырып чыккан автомобильчеләр гаебе белән 26 юл-транспорт фаҗигасе чыккан. Шул сәбәпле, гражданнар иминлеген тәэмин итү максатыннан чыгып, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачык­лау өчен 7 майда ДПС нарядлары тикшерүгә чыккан.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, тикшерү барышында 7 закон бозу очрагы ачыклана. Әйтик, ике машина йөртүченең мәҗбүри страховкалау полисы булмый, берсе иминлек каешын эләктермәгән була, ике машина номеры укылмау сәбәпле тоткарлана, берсе  – тонировкалы тәрәзә белән эләгә, тагын берәү машина йөртүгә хокукы булмаган килеш руль артына утыра. 
Бөтен юлларны да инспекторлар тикшереп  өлгерә алмый. Шуңа күрә  исерек машина йөртүчеләрне, яисә башка төрле юл кагыйдәләрен бозучыларны күрүчеләрнең инспекторларга шалтыратулары сорала. Моның өчен кәрәзле телефоннан 112 номерын җыярга була. Яисә эчке эшләр бүлегенең 4-47-04 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Тәртип бозучыларга карата битараф калмыйк. 

Инсаф Мингалиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X