Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исеме гадәти булмаган Милиция Николаевна 95 яшьлеген билгели

Яшел Үзәндә яшәүче Милиция Николаевна Гайворонская 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

Әтисе үзен эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә багышлаган. Шуңа күрә яраткан кызына да үз тормышы хөрмәтенә Милиция дип исем куша. Бу исемне ул гомере буе горур рәвештә йөртә. Әмма, кайчагында җиңел булмады, ди. Исем сайлауның сәбәпләре турындагы бәхәссез сораулар тынычлык бирми аңа, ә кайвакыт тормышын катлауландыра да.

- Мине теркәгән җиргә төгәл исемем буенча 5 тапкыр запрос җибәрдек. Ә инде миңа ничек кенә дәшмәделәр, Мария дә калмады, - дип елмаеп сөйли ветеран. Ә менә туганнары аны яратып Миля дип дәшә. Мондый кыскартуга ул һәрвакыт риза булган.

1942 елда 16 яшьлек Миля столяр һөнәре буенча фабрика-завод училищесын тәмамлый һәм урман әзерләүгә тайгага китә, аннан Уралдагы шахтерлар бистәсе төзелә, шуннан соң Коспаш шәһәре дип үзгәртелә. Анда Милиция Николаевна сугыш елларында эшли.

Кияүгә чыга һәм ире белән бергә Соликамскка күчеп килә, анда инде хәрби заводта эшли. Ә 1969 елда Гайворонскийлар гаиләсе Яшел Үзәнгә күченеп кайта. Милиция Николаевнаны шәһәр теплицасына эшкә алалар. Анда 18 ел ул безнең шәһәрне яшелләндерү өчен чәчәкләр һәм декоратив культуралар үстерә.
Юбилей көнендә Милиция Николаевна бик күп котлаулар кабул итте. Чөнки аның 3 баласы, 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ветеранны 95 яшьлек юбилее белән шәһәр хакимияте хезмәткәрләре котлады, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев