Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иртәнге аш» белән туендырсалар

– Закон барын да беләбез, әмма тәртибен – юк. Шуны аңлатуыгыз­ны сорыйбыз. Газета укучыгыз.

– Иң башта  сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Еш кына проблемалар шушы этапта хәл ителә. Әгәр дә ярдәм итү теләге булмаса, үз хокукыгызны яклаячагыгыз һәм язма рәвештә дәгъва белдерүегез, аннан соң судка мөрәҗәгать итүегез  турында кисәтегез. Кызганычка, кайбер намуссыз сатучылар  компромисска бармый. Шуны да онытырга ярамый, гарантия срогын уздыру өчен вакытны махсус сузарга да мөмкиннәр әле. Иң таралган юл – җитәкчелек булмауга сылтау. Башкача әйткәндә,  сезне «иртәнге аш» белән туендырырлар.  Кулланучының дәгъвасын хәл итүнең максималь срогы – 2 көн. Әгәр дә сезне «иртәнге аш» белән сыйлый башлаганнар икән, ике дә уйламыйча дәгъва язарга була. Шул ук вакытта,  сатучыны аларга чыгымнарны  капларга туры киләчәге турында кисәтергә онытмагыз. Дәгъваны карау срогын да күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, 10 көн. Дәгъваны сатучыга заказлы хат белән җибәрергә яисә сатучының үзенең шәхси кулына тапшырырга  була. Әгәр дә дәгъва хатына җавап килмәсә, судка иск гаризасы  белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев