Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртән нәрсә ашарга - йомырка тәбәсе яки ботка?

Табиблар иртәнге аш өчен нәрсә кулай булуын сөйләде.

Күпләрнең иртәнге ашы, гадәттә, кофе, кыздырылган йомырка тәбәсеннән тора. Белгечләр фикеренчә, майда кыздырылган йомырка организм өчен зарарлы, чөнки аңарда холестерин бар. Шул рәвешле әзерләнгән йомырканы атнага бер-ике тапкырдан да ешрак кулланырга ярамый. Чөнки атеросклерозның һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш куркынычы арта. 
Әгәр дә иртәнге ашыгызны йомырка тәбәсеннән башка күз алдына китерә алмыйсыз икән, әзерләү барышында аңа помидор яисә яшел тәмлеткеч үләннәр салыгыз. Помидорларда зарарлы матдәләргә каршы көрәшүче каратоноидлар бар. 
Табиблар солы һәм карабодай боткаларын иң файдалы боткалар дип атый. Нәкь менә алар аксым күләме буенча башка боткалардан өстенрәк тора. Карабодай һәм солы боткасында зур күләмдә азык-төлек җепселләре бар, алар ашказаны-эчәк трактына эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, ташлар барлыкка килүгә юл куймый. Моннан тыш, карабодайда башка ярмалар белән чагыштырганда тимер матдәсе күбрәк. 
Манный һәм бодай ярмасы боткаларын файдалы матдәләр һәм азык җепселләре азрак булганга күрә, еш куллану тыела. 
Шулай ук иртән камыр ризыклары куллану да киңәш ителми. Әйтик, кайнар коймак ашказаны-эчәк трактының эшчәнлегенә начар йогынты ясый, ди табиблар. Әгәр дә фигурасы өчен борчыла торган кешеләр бар икән, коймак камырына уылган алма, ташкабак яки кишер өстәргә, һәм аны кефирда ясарга мәслихәт, дип киңәш бирә медиклар. Бу азыкның калориялелеген киметәчәк 
Ач карынга каһвә эчкәнче, чәй эчү файдалырак икән. Аңарда шулай ук кофеин бар. Ә каһвә дип үлеп китүчеләр өчен иң кулае, эчемлеккә сөт өстәү. Бу аның тәэсирен киметәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев