Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртән нәрсә ашарга? Япон галимнәре киңәш бирә

Иртән энергия бирергә һәм психик авыруларга каршы көрәштә ярдәм итәргә сәләтле булган иртәнге ашның кайсысы яхшы?

Моны япон галимнәре ачыклаган. Бу хакта Remedydaily басмасында хәбәр ителә.
Киорин университетыннан профессор Йошихико Коги җитәкчелегендәге экспертлар көннең беренче яртысында туңдырма куллануның игътибарны яхшыртуын һәм яхшы кәеф тудыруын исбат иткәннәр. Иртәнге ашка туңдырма ашаган, әлеге тәҗрибәдә катнашкан кешеләр тиз реакция һәм аз арыганлык күрсәткәннәр.
Әмма японнар белән америкалылар бу хакта бәхәскә керә. Америка кардиология ассоциациясе экспертлары әйтүенчә, әлеге десерт порциясендә 260 калория, 23 грамм шикәр һәм 14 грамм май бар.
Гарвард медицина мәктәбе мәгълүматларына караганда, шикәр күләме күп булган ризыклар артык авырлыктагы кешеләрдә һәм диабетикларда йөрәк авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра.
Көнбатыш экспертлары фикеренчә, туңдырманы иртәнге ашка куллансаң да, ул өйдә әзерләнгән булырга тиеш. Ә менә консервантлар һәм төрле кушылмаларга бай булган, сатудагы туңдырманы иртән ашау файдасыз һәм зыянлы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев