Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртән корылай, төш – йомарлай, ә кичкегә – боткасы!

Нинди рәхмәтләр әйтсәм дә, Аз бит, бәрәңге бәгърем, сиңа. Үтермәдең, исән калдың, Һәйкәл куярлык сиңа! (Иркә Сафина)

Менә шундый ул, безнең икенче икмәгебез, бәрәңге! Авыр елларда – черек һәм өшегән килеш булса да, ачлыктан коткарган. Бүгенге көндә табыннарыбызда иң яратып ашала торган ризык та шул. Ә бу атнада әлеге яшелчә берничә авыл арасында дуслык күпере сәбәпчесе булды. Норлат, Олы Шырдан, Мулла Иле сәнгать осталарын, «Ак калфак»лыларны ачасырлылар авыл клубында оештырган «Бәрәңге» дип исемләнгән чарада, уңыш бәйрәмендә очраштырды.
Быел бәрәңге ишелеп уңды. Бакчаларыбызда кара туфрак өстендә «баш-баш» булып ялтырап яткан мул уңышны күреп кем генә сөенмәде икән?! Ашарлык та, чәчүлек тә, сатарлык та, артып калганын мохтаҗларга өләшерлек тә – хәйран булды, шөкер. Шуңа күрә бу яшелчәгә мәдхия булыр лык «Бәрәңге» бәйрәмен уздыру бер дә артык түгел. Русчалатып әйтсәк – «заслужила»!
– Бу «Бәрәңге» бәйрәмен өченче ел уздырабыз. Башта чиле-пешле булса, инде елдан-ел камилләшә һәм зурая бара. Бәрәңгеләребез быел бик мулдан булды, рәхәтен күреп, сәламәтлектә ашарга да насыйп итсен иде, – дип, кунакларны сәламләп, чараны ачып җибәрде Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния ханым Зыятдинова. 
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэрэнгене эрчергэ ник остэл куймаганнар