Иртәгә Татарстанда яшен булуы ихтимал
Республика территориясендә көчле җил көтелә.
Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
12 сентябрьдән 13нә каршы төндә көньяк-көнбатыштан 27 метр тизлектә җил булачак дип хәбәр ителә, көндез җил секундына 21 метр тизлектә исәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев